^ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөекбритания Берләшкән Корольлегенең Лордлар Палатасы вәкилләре белән очрашты

^ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөекбритания Берләшкән Корольлегенең Лордлар Палатасы вәкилләре белән очрашты

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). «Бөекбританиянең Лордлар Палатасыннан шундый дәрәҗәле делегациянең Татарстанга килүе – безнең республика өчен зур ихтирам билгесе», - диде бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөекбритания парламентарийлары белән очрашу вакытында.

Бөекбритания Берләшкән Корольлегенең Лордлар Палатасы делегациясен лорд Уильям Уоллес җитәкли. Аны баронесса Кишвер Фолкнер, лорд Джеймс Гордон, баронесса Элизабет Смит һәм лорд Дэвид Хауэлл озатып йөри.

Британия парламентарийлары белән әңгәмә барышында Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «соңгы елларда федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр тотрыклыланды, әмма кайбер мәсьәләләр буенча республиканың үз позициясе бар». Россиядә хакимият вертикален ныгыту турында закон проектын кабул иткәндә Татарстан үз позициясе турында кискен белдерде. «Бу вакытлы чара дип уйлыйм - «вертикаль» реформалар үткәрү чорына кирәк. Йомшак хакимият илебез өчен мөһим булган реформаларны үткәрә алмаячак», - дип ассызыклады ул. Фәрит Мөхәммәтшин үзәк һәм төбәкләр арасында федератив мөнәсәбәтләрне төзү юлында мөһим адым булган РФ һәм ТР арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамә турында да сөйләде. «Без парламентаризмга өйрәнәбез генә, бездә әле ул Бөекбританиядәге кебек җитлеккән түгел. Шуңа да карамастан, без күпмедер дәрәҗәдә нигез салуга ирештек. Соңгы елларда республикада әһәмиятле демократик институтлар – Конституция суды, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Хисап палатасы һ.б.лар барлыкка килде», - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты җитәкчесе. Журналистлар белән әңгәмәдә Уильям Уоллес белдергәнчә, бүгенге очрашу вакытында яклар Россия Федерациясе һәм Бөекбритания мисалларында үзәк һәм субъектлар арасындагы мөнсәбәтләрне чагыштырырга омтылды. «Без Татарстанда мөстәкыйль парламент булуын белгәч, республиканың күпме автономия алуы һәм үзәктә күпме калуы белән кызыксындык. Моннан тыш, безне Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче мөселманнар тормышы кызыксындыра. Бүген Бөекбританиядә төрле этник төркем һәм дин вәкилләре гаять күп, шуңа күрә бу мәсьәләдә безнең өчен башка төбәкләрнең тәҗрибәсе мөһим», - диде лорд Уоллес.