news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Әгәр җир файдаланылмый икән, иң катгый чаралар күрергә кирәк

Җиргә мондый мөнәсәбәттә булырга ярамый, ул - иң зур байлык, дип искәртте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов: Әгәр җир файдаланылмый икән, иң катгый чаралар күрергә кирәк
tatarstan.ru

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җир кишәрлекләреннән максатчан файдалануны контрольдә тотарга чакырды. Ул ТР буенча Росреестр идарәсе һәм ТР Кадастр палатасы коллегиясе утырышында шундый күрсәтмә бирде. 

«Муниципаль җир контроле буенча районнар алдына бурыч куярга кирәк. Бу бит җир! Әлеге мәсьәләне контрольгә алу, бу өлкәдә тәртип урнаштыру зарур. Йә бакча кишәрлеге ясыйлар. Инде бөтен шәһәр тирәсен сатарга һәм якты киләчәк төзергә телиләр. Нәрсә генә кыланмыйлар. Әгәр рәсмиләштерелгән җирләр файдаланылмый икән, иң катгый чаралар күрергә кирәк», — дип искәртте ТР Президенты.

«Җиргә мондый мөнәсәбәттә булырга ярамый, ул — иң зур байлык. Таратып бетерделәр… Әгәр дөрес файдалансалар, бернинди сорау да булмас иде. Авыл хуҗалыгы җирләрен сатып алалар, аннары күчерәләр, соңыннан сатып җибәрәләр. Авыл хуҗалыгы җире эшләргә тиеш», — дип өстәде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, территорияләрне, шул исәптән транспорт, инженер, социаль инфраструктураны үстерүгә бәйле барлык мәсьәләләрне җентекләп өйрәнергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100