news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин һәм Патриарх Кириллны Казан Изге Ана иконасы чиркәвен ачу тантанасында көтәләр

Гыйбадәтханәне изгеләндерү һәм ачу 2021 елның июленә планлаштырылган.

Путин һәм Патриарх Кириллны Казан Изге Ана иконасы чиркәвен ачу тантанасында көтәләр
tatarstan.ru

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин һәм Бөтен Россия Патриархы Кирилл Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве ачу тантанасына чакырылган. Әлеге чара быел җәйгә планлаштырылган. Бу хакта Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында билгеле булды. Казан епархиясе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

«Быел июль аена тантаналы ачу һәм чиркәүне изгеләндерү күздә тотыла, анда безнең дәүләт башлыгы һәм Изге Патриарх Кирилл чакырылган», — диелә хәбәрдә.

Очрашуда Казан һәм Татарстан митрополиты Рөстәм Миңнехановка 2021 елның иң изге, хәерле һәм шатлыклы булуын теләде. «Адәм баласы яхшы һәм дөрес яшәсен өчен Аллаһы Тәгаләнең шәфкате быел да безгә ярдәм итәр дип уйлыйм», — дип теләде владыка Кирилл.

«Изге Патриарх быел Казанга килергә вәгъдә бирде. Бу хакта ул миңа мине бирегә җибәргәндә үк әйтте», — дип уртаклашты идарә итүче архиерей. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100