news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин «КАМАЗ»ның 50 еллыгы уңаеннан тантаналарда катнашу өчен Чаллыга килде

Россия Президенты Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырачак.

Владимир Путин «КАМАЗ»ның 50 еллыгы уңаеннан тантаналарда катнашу өчен Чаллыга килде
tatarstan.ru

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга килде. Бүген анда «КАМАЗ»ның 50 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар була. Дәүләт башлыгы яңа җитештерү линияләрен карый һәм тантаналы митингта катнаша, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздыра. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Владимир Путин Татарстанга килде, «Бигеш» аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Бүген Кама автогиганты ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Нәкъ менә 1969 елның 13 декабрендә Михаил Носков автозавод төзелеше мәйданчыгында экскаватор чүмече белән туфрак алган. 1976 елның февралендә конвейердан беренче йөк машинасы төшкән. Бүген заводта юбилей уңаеннан тантаналы митинг узачак, анда Россия Президенты Владимир Путин катнашачак.

Автозаводта дәүләт җитәкчесенә конвейердан төшкән беренче йөк машинасын, пилотсыз автобусны, ике миллионынчы «КАМАЗ» йөк машинасын, шулай ук «КАМАЗ-Мастер» командасының спорт болидын һәм башка экспонатларны күрсәтергә ниятлиләр.

Тантаналы чарада ветераннар һәм беренче юл салучылар, төзүчеләр, компания хезмәткәрләре катнашачак. Гомумән алганда, алар 4 меңнән артык кеше булачак. Сәхнә һәм трибуналар җитештерү цехында төп җыю конвейерлары арасында куелган.

«КАМАЗ»ның 50 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар автошәһәрдә 2019 елның 5 декабрендә башланды. Бу көнне Чаллының Орган залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара узды. Республика җитәкчесе автозавод коллективына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100