news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына медальнең беренче данәсен Путинга күрсәтте

Татарстан җитәкчесе Россия Президенты белән Чаллыда очрашты.

Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына медальнең беренче данәсен Путинга күрсәтте
архив

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыда Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. Ул Путинга «ТАССРның 100 еллыгы» медаленең беренче данәсен күрсәтте. Шул хакта видео социаль челтәрдә чыкты.

Кадрлардан күренгәнчә, Владимир Путин утырачак өстәлгә шкатулка куелган. «Бу ТАССРның 100 еллыгына багышланган медаль. Беренче данә», — дип аңлата Миңнеханов.

Әлеге медальне Татарстан дәүләтчелеген үстерүгә, аның социаль-икътисади потенциалын арттыруга, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны булдыруга өлеш керткән, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган, республика авторитетын арттыруга ярдәм иткән кешеләргә бирәләр.

Бүләкнең алгы ягында республика картасы силуэты төшерелгән, аннан нурлар чыгып тора. Медаль әйләнәсендә милли бизәкләр төшерелгән. Аның фоны көмешсыман, ә бүләк сурәте 999нчы пробалы алтыннан ясалган.


Бүген Владимир Путин Яр Чаллы шәһәрендә КАМАЗ заводының 50 еллык юбилеена багышланган тантаналарда катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100