Ауропа дәрәҗәсендәге стадионны беренче итеп Казанда төзедек – Степашин

РФ Хисап палатасы рәисе Казан футбол стадионын Россия өчен база проекты итәргә тәкъдим итте

  (Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). РФ Хисап палатасы рәисе Казан футбол стадионын Россия шәһәрләре өчен база проекты итәргә тәкъдим итте. Шундый хат РФ Хөкүмәт Рәисенә юнәлдерелде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган РФ Хисап палатасы белән ТР Хисап палатасы коллегияләренең уртак утырышыннан соң Сергей Степашин журналистларга белдерде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан утырышта 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрүгә бүлеп бирелгән бюджет акчаларын сарыф итүне тикшерү нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
ТР башкаласында төзелә торган футбол стадионы – Россия өчен уникаль, дип белдерде Сергей Степашин. Әлегә бу илдә ФИФА таләпләренә җавап бирә торган бердәнбер объект. С.Степашин сүзләренә караганда, РФ Хисап палатасының объектның төзелеш процессында кыйммәтләнүе хакындагы кисәтүе мондый проекларны гамәлгә ашыруда тәҗрибә булмауга бәйле. Элек 6 млрд. сум планлаштырылса, аннары 12 млрд. сум, хәзер сүз 13 млрд. сум турында бара. “Безнең әле андый стадионнар төзегән юк. УЕФА таләпләренә туры килә торган мондый класстагы стаионны беренче тапкыр төзедек. Бу сынау проекты, башка шәһәрләр өчен база проекты булып кабул ителергә тиеш, әлбәттә, инфраструктурасы аерылып торачак. Әмма безгә башка велосипед уйлап чыгарырга кирәкми”, - диде Сергей Степашин. Аның сүзләренә караганда, объектны тапшыру сроклары буенча берникадәр шикләнү бар, әмма аны стадион 2013 елның мартына әзер булачак дип ышандырганнар.
Татарстан Президенты стадион төзелеше уйлаганнан да катлаулы проект булды, дип борчылуын белдерде.
“Хәтта безнең проект институтлары, көчле төзелеш комплекслары белән нефть эшкәртү заводы төзү катлаулы түгел, ә стадион катлаулы объект булып чыкты, чөнки үзенчәлекләре бар. Әмма без туплаган тәҗрибә файдаланырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.