news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Халык санын алуны оештыруга югары бәя бирде

Татарстанстат белешмәсе буенча, Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты халык санын алуда катнашкан.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу югары дәрәҗәдә оештырылган һәм үткәрелә. «Барлык чаралар да график буенча уза», диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республикада яшәүчеләргә җанисәптә катнашулары өчен рәхмәт әйтте.

«Безгә халык саны күпме булуын, структураны, аларның кайда яшәвен, нинди мәсьәләләр борчыганын төгәл аңларга кирәк», — диде ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.

Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина искәрткәнчә, халык санын алу ике көннән тәмамланачак. Халык санын алучылар килгәндә хуҗалары өйдә булмаган торак йортларга һәм фатирларга киләсе атнада кабат йөреп чыгу дәвам итә.

Элегрәк Татарстанстат хәбәр иткәнчә, халык санын алуда Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты катнашкан.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кампаниядә Россия Президенты Владимир Путин һәм Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100