news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Игорь Комаров Борис Кузнецов үлемен россиялеләр өчен зур югалту дип атады

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Советлар Союзы Герое туганнарының югалту кайгысын уртаклашты.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Борис Кузнецов беркайчан да принципларыннан чигенмәде, тормышка мәхәббәт, игелеклелек һәм намуслылык саклады. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров легендар татарстанлының вафат булуына бәйле рәвештә юллаган телеграммада әнә шундый сүзләр бар.

«Борис Кирилловичның тормыштан китүе - меңләгән Россия солдатлары һәм офицерлары, берничә буын гражданнарыбыз өчен кайгылы югалту. Ирегез, әтиегез һәм бабагызның бөтен тормышы - безнең өчен үрнәк», - дип җиткерә Комаров.

РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Борис Кузнецовның 18 яшендә Днепрдагы сугышларда тиңдәшсез батырлык күрсәтүен, сугышчыларны һөҗүмгә күтәрүен һәм ике тапкыр яраланып, элемтәне тәэмин итүне һәм дошманны юк итүне дәвам итүен искәртте.

Татарстанда бүген 17 яшендә фронтка киткән, Украина, Молдавия, Польша, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны штурмлауда катнашкан Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бәхилләштеләр. 1945 елда Кузнецов илнең башка геройлары рәтендә Җиңү парадында Кызыл мәйдан буйлап уза. 

news_right_1
news_right_2
news_bot