news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Трансмашхолдинг» «Иннополис» махсус икътисади зонасы резиденты булырга җыена

«Трансмашхолдинг» ның «Иннополис» МИЗда пилотсыз технологияләр буенча Компетенцияләр үзәген ача.

«Трансмашхолдинг» «Иннополис» махсус икътисади зонасы резиденты булырга җыена
https://tatarstan.ru

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Трансмашхолдинг» АҖ җитәкчелеге катнашында узган киңәшмәдә «Трансмашхолдинг» ның «Иннополис» МИЗда пилотсыз технологияләр буенча Компетенцияләр үзәген ачуы әйтелде. «Трансмашхолдинг» АҖ «Иннополис» МИЗ резиденты статусын алырга җыена. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта „Трансмашхолдинг“ АҖ Иннополис МИЗ резиденты статусын алу буенча эш алып бара», — диде «Трансмашхолдинг» АҖ генераль директоры Кирилл Липа.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Трансмашхолдинг» Иннополис белән уңышлы хезмәттәшлек итә һәм пилотсыз технологияләр буенча Компетенцияләр үзәген булдыру эшлекле элемтәләрне тирәнәйтү юлында чираттагы адым булачак.

«ТМХ» АҖ президенты Андрей Бокарев шулай ук «ТМХ» һәм Иннополис университеты белгечләренең Казан метросында пилотсыз хәрәкәт проектын үстерү һәм заманча программа тәэминатын булдыру өлешендә уңышлы хезмәттәшлек итәчәгенә ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100