Минтимер Шәймиев һәм Принц Кәрим Ага Хан IV Казан Кремлендә булды

Кунаклар Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещение Соборын карады.

(Казан,13 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Галиҗәнап Принц Кәрим Ага Хан IV һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә булды.

Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение соборында аларны «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм башка кешеләр озатып йөрде.

Кунакка архитектура һәм биналар тарихы үзенчәлекләре турында сөйләделәр.