news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Биектауда яңа бассейн ачты һәм балалар бакчасы төзелешен карады

Рөстәм Миңнеханов Егор Куимовка Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Татарстан Президенты Биектауда яңа бассейн ачты һәм балалар бакчасы төзелешен карады
Михаил Захаров

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау авылында яңа йөзү бассейнын ачты. Биредә ул яңа «Байгыш» балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бассейнда тәүлегенә 576 кеше йөзеп чыга алачак. Балалар бакчасы 340 урынга исәпләнгән.

Рөстәм Миңнеханов яңа бассейн бинасын карап чыкты һәм башкарылган эшләрнең югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бүген Биектау районы актив үсештә, массакүләм спортны үстерүдә зур уңышларга ирешә.

«Бу районда мин үзем эшләгән идем, мондагы уңай үзгәрешләрне күрәм. Яңа спорт объектлары төзелә, массакүләм спортны үстерүдә күп көч куела. Бүген республикада 11 меңнән артык спорт объекты бар, шулардан 239ы ябык бассейн. Республика халкының яртысы спорт һәм физкультура белән шөгыльләнә», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Аннары ул йөзү буенча халыкара ярышларда җиңү яулаган Егор Куимовка Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100