news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Әҗмәкәй авылында балалар бакчасы ачылуда катнашты

Татарстан Премьер-министры Тукай районына эшлекле сәфәр кылды.

Песошин Әҗмәкәй авылында балалар бакчасы ачылуда катнашты
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин Татарстанның Тукай районындагы кайбер социаль объектларда булды. Шулай ук ул Әҗмәкәй авылында яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты, Кече Шилнә авылында мәдәният йортын капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әҗмәкәй авылында яңа балалар бакчасы республика бюджеты акчасына төзелде. Мәктәпкәчә учреждение 140 урынга исәпләнгән. Алексей Песошинга музыка залын, спорт мәйданчыгын, медицина блогын, төрле яшьтәге балалар өчен уен зоналарын күрсәттеләр.

«Татарстан Премьер-министры яңа балалар бакчасы ачылу белән котлады. Ул хәбәр иткәнчә, 2019 елда Татарстанда 30 балалар бакчасы төзелгән. Быел балалар үсеше өчен барлык кирәкле шартлар булган тагын 28 мәктәпкәчә учреждение файдалануга тапшырылачак», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы «Гигант»ҖЧҖ кырында районның авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Премьер-министрына бөртекле культураларны урып-җыю, туфрак эшкәртү һәм көзге чәчүгә әзерлек темплары турында сөйләделәр. Әйтик, бүгенге көндә районда мәйданнарның 41 проценты җыелган – бу 18 мең гектар, уртача уңыш – гектардан 42 центнер чыга, аграрийлар 76 мең тонна ашлык җыйган.

Шулай ук Тукай районына сәфәре кысаларында Алексей Песошин Кече Шилнә авылында мәдәният йортына капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100