news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Биектауда бассейн ачуда катнашачак һәм яңа балалар бакчасы белән танышачак

340 урынлы балалар бакчасын август ахырында ачарга ниятлиләр.

Миңнеханов Биектауда бассейн ачуда катнашачак һәм яңа балалар бакчасы белән танышачак
ТР Госстройнадзор матбугат хезмәте

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Биектау районына бара. Ул биредә йөзү бассейнын ачуда катнашачак һәм яңа балалар бакчасы белән танышачак. ТР Президенты җитәкчесе Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнехановның Биектау районына эш сәфәре планлаштырылган. Бүген анда бассейн ачарга ниятлиләр. Бу – Биектау районындагы беренче шундый зур объект», - дип ачыклык кертте Галимова.

Яңа спорт корылмасы 500дән артык кешене кабул итәргә сәләтле. Балалар өчен махсус бассейн каралган, анда аларны йөзәргә өйрәтәчәкләр. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә уңайлы мохит тудырылган.

Биектаудагы балалар бакчасы 340 урынга исәпләнгән. Анда сөйләм, ишетү сәләте бозылган, ДЦП һәм аутизмнан интегүче сабыйлар өчен махсус төркемнәр булдырылачак. Мәктәпкәчә учреждениене август ахырында файдалануга тапшыру күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100