news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин «Мастер» Кама индустриаль паркы резидентлары эше белән танышты

«Мастер» Кама индустриаль паркының 1,4 мең квадрат метр мәйданында 295 предприятие эшли, аларда 11 мең кеше хезмәт куя.

Алексей Песошин «Мастер» Кама индустриаль паркы резидентлары эше белән танышты
nabchelny.ru

(Чаллы, 13 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда «Мастер» Кама индустриаль паркында булды.

«Мастер» Кама индустриаль паркы бүген – Россиянең әйдәп баручы индустриаль паркларының берсе. Компания карамагында 1,4 мең квадрат метр җитештерү һәм офис биналары бар. Биредә 295 предприятие эшли, аларда 11 мең кеше хезмәт куя. «Мастер» Кама индустриаль паркы коронавирус пандемиясе башланганнан бирле ун яңа резидент кабул итте.

Сәфәр кысаларында Премьер-министр «Идун Клатч Рус» компаниясе производствосында булды. Предприятие 2017 елның августында төзелгән, йөк машиналарына тоташтыргычлар җитештерә. Җитештерү Россия һәм тышкы базарларга, шулай ук КАМАЗ ихтыяҗларына юнәлгән. Биредә эшчәнлек елына 60 меңнән алып 100 меңгә кадәр комплект чыгаруга исәпләнгән.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы шулай ук Haier заводы суыткычлары өчен пыяла җепселләр җитештерү буенча махсуслашкан «Инвестхимпласт» компаниясе мәйданнарын карады, аннан пыяла пакетлар һәм пыяла җитештерүче «СтиС» компанияләр төркеме эшчәнлеге белән танышты.

Песошин гамәлдәге производстволарны һәм булдырылган эш урыннарын саклап калуның мөһимлеген искәртте. Нәкъ менә шуңа күрә республика дәрәҗәсендә «Мастер» Кама индустриаль паркына ярдәм итү механизмы әзерләнгән, аның асылы резидентларга аренда түләүләрен кичектереп тору. Шуңа күрә «Мастер» Кама индустриаль паркыннан  пандемия вакытында бер генә резидент та китмәде, биредә республиканың да казанышы бар, дип билгеләп үтелде очрашуда. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100