news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Чаллыда илкүләм проект буенча төзекләндерелгән юлны ачты

«Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда 543 километр юл полотносы ремонтланган.

Алексей Песошин Чаллыда илкүләм проект буенча төзекләндерелгән юлны ачты
Набчелны.ру

(Чаллы, 13 август, «Татар-информ»). Чаллыда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чаллыда Машина төзүчеләр урамы буйлап юл хәрәкәтен ачу тантанасында катнашты. Традиция буенча, яңартылган юлдан беренче булып Россия һәм Татарстан әләмнәре белән бизәлгән «КАМАЗ» йөк машиналары үтте.

Эшне "Камдорстрой" тресты» компаниясе алып башкарды һәм планлаштырылган сроктан алда төгәлләде. Бүлеп бирелгән акчаларның күләме 283,57 млн сум тәшкил итте. Әлеге акчага ремонтчылар өч километр юл полотносын яңартты, урам буйлап тротуарларны төзекләндерде, фонарьлар, светофорлар һәм күрсәткечләр урнаштырды, җәяүлеләр кичү юлларын тәртипкә китерде.

Җыелучылар алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин республика өчен транспорт инфраструктурасын модернизацияләүнең мөһимлеген искәртте.

«Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстан 543 километр юл полотносын капиталь ремонтлады. Агымдагы елда гына да программа буенча 55 километр шәһәр урамы юлы һәм 165 километр төбәк юллары эшләнде», - диде Премьер.

Песошин шулай ук капиталь ремонтланган километрлар артында кемнеңдер сакланып калган тормышы һәм мөлкәте торуын искәртте. Чөнки башкарылган эшләр нәтиҗәсендә һәлакәтләр була торган 343 урын бетерелгән.

Тантана Чаллы юл хуҗалыгы алдынгыларына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән бетон җәю машинистлары Илдар Рәхимов һәм Павел Сорокин бүләкләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100