Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Россиянең Сенегалдагы Илчесе белән очрашты
Алар Татарстан белән Сенегал арасындагы эшлекле элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Сенегал Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Кураков белән очрашты.
Әңгәмә барышында яклар Россия-Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Сенегал арасындагы эшлекле элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Сенегал белән хезмәттәшлек итәргә тели. Перспектив юнәлешләр арасында — машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, инновацион тармаклар.
Дмитрий Кураков бу эштә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз