Рөстәм Миңнеханов КФУ биналарында ремонтны уку елы башланганчы тәмамларга кушты

Татарстан Президенты КФУ биналарында төзекләндерү барышын тикшерде.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты биналарында ремонт эшләренең барышы, шулай ук яңа корылмалар төзү планнары белән танышты. Ул эшне уку елы башланганчы төгәлләргә кушты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президентны  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, КФУ ректоры Илшат Гафуров, республиканың кайбер министрлык һәм ведомство вәкилләре озатып йөрде. 

Программада беренче пункт булып КФУның Чехов урамындагы 1а йорты адресы буенча урнашкан Медицина-санитария часте бинасын карау булды. Монда кан тамырлары хирургиясе, кардиохирургия, кардиология, неврология, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары, терапия юнәлешләре буенча тәүлек әйләнәсе медицина ярдәме күрсәтелә.

Татарстан Президенты КФУның медицина-санитария частенең хирургия стационарында булды (Ершов ур., 2). Рөстәм Миңнеханов яңартылган операция блогын һәм кабул итү бүлмәсен карады. Шулай ук ул палата фондында ремонт эшләренең барышы белән танышты, табиблар һәм пациентлар белән аралашты. Рөстәм Миңнеханов фасадны ремонтлаганда корылманың тарихи кыяфәтен саклап калырга кирәклеген искәртте.

Рөстәм Миңнеханов КФУның Карл Маркс урамындагы уку бинасын карады, анда халыкара мөнәсәбәтләр институты урнашкан.Татарстан Президенты бинаның Хәзерге катларын саклап калырга, ә объектны капиталь төзекләндергәндә аңа бердәм архитектура стилен кайтарырга тәкъдим итте.

Шуннан соң Татарстан Президенты Кремль урамы 25 адресы буенча университетның уку бинасында булды. Унтугызынчы гасыр уртасында төзелгән ике катлы бинада чит ил укучылары өчен әзерлек факультетын урнаштыру планлаштырыла.