Татарстанда 999 объектның 996 сында торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эш башланды

“Парклар һәм скверлар” программасын гамәлгә ашыру кысаларында, 45 муниципаль районда 114 объектта эш башланган

 (Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 42 муниципаль берәмлектә 999 объектның 996 сында торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эш башланган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Видеоконференц-элемтә режимында барлык муниципаль районнар белән киңәшмәне ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә, шулай ук, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, 183 күп фатирлы торак йортта капиталь ремонт тәмамланган. 11 июньгә, торак фонд мониторингы мәгълүматлары буенча, 3 млрд 296 млн 637 мең сумлык эш башкарылган, бу 70 процент чамасы тәшкил итә.

136 мәктәптә капиталь ремонт бара, шул исәптән 119 гомуми белем бирү мәктәпләрендә, 7 коррекцион мәктәптә һәм 10 мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә. Өч мәктәптә (Зәйдә - 2, Ютазы районында -1) эшләр тулысынча төгәлләнгән. Балалар савыктыру лагерьларын капиталь төзекләндерү программасын финанслау күләме 76 млн сум тәшкил итә, дип искәртте Ирек Фәйзуллин. 2015 елда 14 балалар сәламәтләндерү лагерьларында капиталь ремонт планлаштырылган. 11 июньгә 99 процент акча үзләштерелгән. 13 объектта ремонт эшләре төгәлләнгән.

11 июньгә булган мәгълүматларга караганда, көллиятләрне капиталь ремонтлау эшләре барлык 9 объектта да башланган. Акча үзләштерү 71,6 процент тәшкил итә.

Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау эшләре 10 объектта тәмамланган.

Авылда су белән тәэмин итү сыйфатын яхшырту программасы кысаларында, 71 км суүткәргеч челтәре салынган, 11 скважина борауланган, эшчеләр Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Азнакай районнарында өч скважина борауларга керешкән. Моннан тыш, 5 су башнясы куелган.

Ирек Фәйзуллин, шулай ук, участок ветеринария пунктлары төзелеше, ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе капиталь ремонты программаларын гамәлгә кую турында белдерде.

“Авыл өчен ветеринария пунктлары бик мөһим”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул, шулай ук, ветеринария пунктларында эшләүче белгечләрне әзерләүгә, аерым алганда, аларны яңадан укыту һәм квалификацияләрен күтәрүгә игътибар бирүне сорады.

“Парклар һәм скверлар” программасын гамәлгә ашыру кысаларында, 45 муниципаль районда 114 объектта эш башланган, ә 6 объектта эш тәмамланган да.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, Казанда 32 паркны һәм скверны реконструкцияләү планлаштырылган, аларның 15 е буенча эшләр ТР бюджетыннан финансланачак.

Рөстәм Миңнеханов, “Парклар һәм скверлар” программасы халык тарафыннан уңай кабул ителә, һәм барлык эшләрне үз вакытында сыйфатлы башкару зарур, дип белдерде. “Безнең парк һәм скверларда тормыш кайнарга, аларга ихтыяҗ булырга тиеш”, - диде ТР лидеры.

Ирек Фәйзуллин, шулай ук, кайбер муниципаль районнарда “Парклар һәм скверлар” программасын гамәлгә ашыру буенча эшләрнең җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмавын белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.