news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ташламалы ипотека программасын озайту мөмкинлеге турында әйтте

Россия Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча комиссия утырышын комиссия җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел Россиядә кертелгән 6,5 процентлы ташламалы ипотека программасын озайтуны максатка ярашлы дип атады. Бу хакта ул «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Видеоконференция режимында узган утырышта шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Россиядә ипотека кредитлары бирү 35 процентка һәм беренчел базарда килешүләрнең 42 процентка артканлыгын әйтте. Республика буенча бирелгән ипотека кредитлары саны — 40 процентка, беренчел базарда килешүләр 46 процентка арткан.

«Ташламалы ипотека программасы тәмамланганчы 3 айдан да кимрәк вакыт калды. Аны озынайтуның максатка ярашлылыгы турында төрле фикерләр бар. Программаны озайту файдасына төп аргумент — торак бәяләренең артуы. Чыннан да, бәяләр арту 500 меңнән артык халкы булган шәһәрләрдә күзәтелә. Әмма бу тенденция 2020 елда гына түгел. Әйтик, узган ел Казанда яңа төзелешләрдә 1 квадрат метрның уртача бәясе 18,6 процентка арткан», — диде Миңнеханов.

«Шул ук вакытта 2019 елда үсеш 14,3 процент булган. Без миллионлы кеше яшәгән 15 шәһәрдәге вазгыятькә анализ ясадык — 2019 ел белән чагыштырганда 2020 елда бәяләр артуда аерма 2-10 процент», — диде Рөстәм Миңнеханов.

2013 елда торакның 1 квадрат метр бәясе 1800 доллар тәшкил иткән, хәзер — 1300 доллар. Кече торак пунктларда бәяләр үсеше уртача 10 проценттан артмый.

«Республикадагы вазгыятьне карап, без 1 квадрат метр торак бәясенең кыйммәтләнүенә хезмәт ресурслары җитмәү, төзелеш материалларының бәясе (2019 елга караганда арматура — 52 процентка, битум — 50 процентка, полиэтилен торбалар 20 процентка) арту кебек фактлар йогынтысы дигән нәтиҗә ясадык. Салым белән идарә итүнең нәтиҗәле системасы төзелеш комплексын оптимизация чыгымнарыннан мәхрүм итте. Бүген бу мөмкин түгел. Хәтта бюджет төзелешендә дә без арттырылган индексларны кулланырга мәҗбүр булдык».

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, ил Президенты Владимир Путин ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметү бурычын куйды. «Торак бәяләре артуны исәпкә алып, ташламалы ипотека программасын озайту максатка ярашлы дип саныйбыз. Бу безнең гражданнар өчен торак алу мөмкинлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Илнең күп кенә төбәкләрендә дә шулай дип саныйлар», — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100