news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда газ хезмәте вәкилләренең квалификациясен тикшерәчәкләр

Хөкүмәт йортында киңәшмәдә бигрәк тә газ казаннары урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә торган оешмалар игътибарга алынырга тиешлеге искәртелде.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). 2021 ел башыннан бирле Татарстанда 49 кеше газ белән агуланган. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада газ хезмәтләре вәкилләренең квалификациясен тикшеру турында йөкләмә бирде.

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта һәм 2021 елда торак тапшыру планнары турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

2020 елда газ белән агулану очраклары 33 булган. Ростехнадзор һәм республиканың газ хезмәтләренә җиһазларга җентекле тикшерү уздырачак һәм хезмәткәрләрнең белемнәрен тикшерәчәк. Бигрәк тә газ казаннары урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр игътибарга алыначак.

Республикада торак тапшыру планнарын гамәлгә ашыру турында Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде. Илкүләм проектлар буенча Татарстанның Төзелеш министрлыгы 97 объектта ремонт, төзелеш һәм реконструкция эшләре үткәрәчәк.

Хәзерге вакытта республикада 11 мәктәпкәчә белем бирү оешмасын төзү эшләре бара. Аларның әзерлек дәрәҗәсе 19,5 процент тәшкил итә. Ел башыннан республикада бер блок-модульле база сафка бастырылган инде, ул Апас районында ачылды.

Ветеринария идарәсе карамагындагы биш объектта эшләр тәмамланган, тагын җидесендә капиталь ремонт эшләре бара.

Шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы 28 бинаның 24ендә ремонт эшләре бара. Бер объект тулысынча төгәлләнгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә караган тагын бер бинада эшләр төгәлләнгән, хәзер эшләр 11 объектта бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100