Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әһлиуллин: Җиргә мохтаҗ күп балалы гаиләләрнең 70 проценты Казанда һәм Чаллыда яши
Республиканың 36 муниципаль берәмлегендә исемлеккә кертелгән гаиләләрнең 80нән алып 100 процентка кадәрге өлеше җир кишәрлекләр белән тәэмин ителгән.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Күп балалы гаиләләргә бүлеп бирү өчен кирәк булган җир мәйданнарына кытлыкның 70 проценты Казанда һәм Чаллыда яшәүчеләргә туры килә.
Гомумән алганда, республика буенча 61 мең күп балалы гаиләнең 39 меңе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте, дип яза Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Министр мәгълүматларына караганда, республиканың 36 муниципаль берәмлегендә күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү планы үтәлеше 80 проценттан арткан. 2020 елда алты районда бу күрсәткеч 90 процентка җиткән, тугызында 90-99 процент булган. 21 муниципалитет исә куелган бурычны тулысынча үтәгән.
Гражданнарның әлеге категориясенә бирелгән кишәрлекләрнең гомуми мәйданы 4 мең гектардан артып киткән, әмма 22 меңнән артык гаилә җиргә мохтаҗ әле.
«Узган ел Татарстанда 3 356 җир кишәрлеге бирелде, быел — 657 <...>. Хәзерге вакытта республикада 18 меңнән артык җир кишәрлеге җитми», — дип сөйләде Әһлиуллин.
Аларның 70 проценты ике шәһәргә - Казан һәм Чаллыга туры килә. Казан буенча исемлеккә күп балалы 15 158 гаилә кертелгән, 6 394 гаилә җир алган.
Азактан Әһлиуллин районнары башлыкларына мөрәҗәгать итте. Ул җиргә документлар, инде булган территорияләрне планлаштыру, кишәрлекләрне инфраструктура белән тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләргә игътибар итәргә чакырды.
Өстәмә территорияләрне эзләргә кирәк. Әлеге эшне башкару куелган бурычларны үтәүне тизләтергә ярдәм итәчәк, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз