news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Май чабу бәйрәме белән котлады

Кремль яр буе территориясендә ярминкә, сәүдә рәтләре эшли, халык биюләре, курчаклар ясау буенча мастер-класслар уза һәм башка бәйрәм чаралары үткәрелә.

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Май чабу бәйрәме белән котлады
Владимир Васильев

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Артур Казанцев). Казанда «Май чабу- 2021» республика славян мәдәнияте бәйрәме ачылды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, ТР Халыклары ассамблеясе һәм республиканың Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты. 

Кунаклар яр буенда рус халык уеннары барган фольклор мәйданчыгын карады. «Бу бәйрәм белән без салкын, карлы, пандемияле кышны озатабыз һәм бүгенге якты кояш нурлары яхшы һава торышы һәм кәеф, шулай ук яңа уңышлар алып килер дип өметләнәбез», — дидее ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Ул шулай ук оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән котлады.

«Оештыручыларга, Мәдәният министрлыгына һәм республикада яшәүче 173 милләтне берләштергән Татарстан халыклары ассамблеясына рәхмәт белдерәсем килә. Без үз телебездә сөйләшә, җырлый, гореф-гадәтләрне саклый, үстерә һәм ышаныч белән алга карый алабыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Спикер мондый традицион бәйрәмнәрнең Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче барлык халыкларны берләштерүен искәртте.

Исегезгә төшерәбез, Кремль яр буе территориясендә халык осталары эшләнмәләре ярминкәсе, декоратив-гамәли иҗат әсәрләрен сату сәүдә рәтләре ачылды.

Май чабу — славяннарның кышны озату бәйрәмендә халык биюләрен биергә, курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясарга өйрәтәләр. Бәйрәмгә килүчеләр борынгы рус рецептлары буенча әзерләнгән коймак һәм прәннекләрдән авыз итә ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100