news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Андрей Первозванный фонды башлыгын кабул итте

Татарстан Республикасы Президенты «Ышаныч һәм тугрылык» халыкара премиясе лауреаты булып тора.

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Андрей Первозванный фонды башлыгын кабул итте
tatarstan.ru

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Казанга килгән Андрей Первозванный фондының попечительлек советы рәисе Владимир Якунин белән сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алар социаль-мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук башка актуаль темалар да кузгатылды», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Очрашу Казан Кремлендә узды. 2019 ел ахырында Андрей Первозванный фондының «Ышаныч һәм тугрылык» халыкара премиясе лауреатларын бүләкләү булды, лауреатларның берсе Татарстан Президенты булды. Рөстәм Миңнеханов «милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту өчен» премиягә лаек булды.

Андрей Первозванный фонды 1992 елдан бирле эшли. Оешма үз тарихында берничә программаны һәм проектны гамәлгә ашырды, аларның күбесе Россия һәм бөтен православие дөньясы тарихында якты вакыйгаларга әверелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100