Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Мәктәпләр һәм балалар бакчалары - ковидка каршы чараларны үтәү үрнәге
Татарстанда оешмалар һәм предприятиеләрдә ковидка каршы чараларны үтәүне тикшерү бара.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә мәктәпләр һәм балалар бакчалары — ковидка каршы чараларны үтәү үрнәге булуын әйтте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Профилактика чараларын үтәү буенча безнең мәктәпләр һәм балалар бакчалары үрнәк булып тора. Тик контрольне киметергә ярамый», — диде ТР Президенты.
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан идарәсе оешмалар һәм предприятиеләрдә ковидка каршы чараларны үтәүне тикшерүне дәвам итә. Бу атна эчендә 610 объект тикшерелде, шуларның 43ендә хокук бозулар ачыкланды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хисап чорында ачыкланган хокук бозулар нигезендә 27 беркетмә төзелгән, шулай ук Менделеевск районында бер җәмәгать туклануы объекты эше туктатылган.
Югары уку йортларын тикшерү төгәлләнде. Алар буенча вазгыять сизелерлек яхшырды — 26 оешмада Covid-19 инфекциясе таралуын булдырмау буенча барлык таләпләр катгый үтәлә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз