Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан архиерейлары белән очрашачак
Татарстан Республикасы Президенты Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу барышы белән танышачак.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе архиерейлары белән традицион очрашу уздырачак. Алар республикада православие үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Мәрьям Ана иконасы соборында торгызу эшләренең барышы белән танышырга планлаштыра», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
ТР Президенты могҗизалы икона алу урынында торгызыла торган мәгарә гыйбадәтханәсен карап чыгачак, шулай ук Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе архиерейләре белән традицион очрашу уздырачак. Анда республикада православие үсеше мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Рөстәм Миңнеханов Казанда Зур Кызыл урамында ачылган Казан Мәрьям Ана иконасы музеенда булырга планлаштыра. Музей могҗизалы икона алу тарихы, шулай ук XIX–XX гасырларда Богородице монастыре каршында булган Казан монастыреның икона язу остаханәсе турында сөйли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз