news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре белән танышты

Соборда булганнан соң Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм митрополит Феофан Казан иконасы музеенда иконалар коллекциясен карады.

Миңнеханов һәм Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре белән танышты
tatarstan.ru

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре 2016 елның 26 апрелендә башланды.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан озатуында Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев Мәгарә гыйбадәтханәсе хәрабәләре сакланган һәм реставрацияләнгән Мәгарә гыйбадәтханәсен карадылар.

Мәгарә гыйбадәтханәсендә диварларның бер өлеше һәм рәсемнәр сакланган. Мәгарә гыйбадәтханәсе, замандашлар тасвирламалары һәм тарихи документлар буенча, беренчел рәвешендә диярлек торгызылды.

«Бинаны төзү алай ук авыр түгел, иң мөһиме - шушындагы дәвамчанлыкны саклап калу», - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, торгызу эшләренең кыйммәте булып, гыйбадәтханәне иске фундаментта торгызу тора.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан «Яңарыш» республика фондының һәм шәхсән Минтимер Шәймиевнең чиркәүне торгызудагы тырышлыгын югары бәяләде.

Соборның Югары гыйбадәтханәсендә хорга винт баскычларын монтажлау, чуен идән урнаштыру, керү порталларын әзерләү һәм монтажлау, гомумтөзелеш эшләре, рәсем сәнгате буенча эшләр, киотлар һәм җиһаз ясау һәм урнаштыру кебек эшләр башкарылачак.

Соборны караганнан соң Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм митрополит Феофан Казан иконасы музеенда иконалар коллекциясе белән танышты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100