news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанда ковидка каршы чараларны катгый үтәүне таләп итте

Татарстан Президенты барлык хокук бозуларга кичектергесез игътибар итәргә кирәклеген әйтте.

Миңнеханов Татарстанда ковидка каршы чараларны катгый үтәүне таләп итте
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында республикакүләм киңәшмәдә Covid-19 коронавирусы таралуга каршы көрәшкә юнәлдерелгән чараларны катгый үтәүне таләп итте. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов кабул ителгән карарларны үтәү генә коронавирус сәбәпле, яңа чикләүләр кертмәү мөмкинлеге бирәчәк.

«Бездә мәктәп, балалар бакчасы, кунаклар кабул итү системасы эшли. Вазгыять тотрыклы калсын өчен барысын да эшлибез. Бу Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең тәкъдимнәрен үтәгән очракта гына мөмкин булачак», — диде Татарстан Президенты.

«Бу бик җитди вакыт. Барлык хокук бозуларга кичектергесез игътибар итәргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100