news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Россия Конституциясе көне белән котлады

Президент билгеләп үткәнчә, Татарстан конституцион хокукларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә тормышның төрле өлкәләрендә зур уңышларга иреште.

 Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Россия Конституциясе көне белән котлады
архив tatrstan.ru

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын илнең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе — Россия Конституциясе көне белән котлады. Мөрәҗәгатьне республика җитәкчесенең матбугат хезмәте бастырып чыгарды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан чирек гасырдан артык, башка төбәкләр белән беррәттән, илнең Төп Законы нигезләмәләрен эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра. «Без үз җиребездә уртак язмыш белән берләшкән Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы …» - диде ул.

«Шул ук вакытта безнең өчен Россия Федерациясе субъектларының статусын һәм тигезлеген билгеләүче, халыкларның туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу һәм үстерү хокукын гарантияләүче федератив төзелеш принципларын билгели торган маддәләр өстенлекле әһәмияткә ия», - диде Президент.

Аның сүзләренчә, Татарстан, конституциячел хокукларны гамәлгә ашырып, икътисади, фәнни-мәгариф, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә зур уңышларга иреште һәм инновацион үсеш һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча лидер төбәкләрнең берсе булды.

«Бүген республика - Россия Федерациясенең динамик үсештәге субъектларының берсе, дәрәҗәле дөнья һәм Бөтенроссия чемпионатларын һәм форумнарын уздыру урыны», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без даими рәвештә илебез һәм республика тарафыннан тупланган дәүләт үсешенең бай тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәбез, аның яңа перспектив юнәлешләрен билгелибез», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов һәм бу ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан аеруча актуаль булуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100