Минтимер Шәймиев: "Дәрәҗәле аудиторлык компанияләре Татарстан предприятиеләренә дөнья базары ишекләрен ача"

Минтимер Шәймиев: "Дәрәҗәле аудиторлык компанияләре Татарстан предприятиеләренә дөнья базары ишекләрен ача"

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә дөнья күләмендә танылган “ПрайсвотерхаусКуперс” (“PwC”) компаниясе вәкилләрен кабул итте.

Әлеге компаниянең Россия Федерациясендәге генераль директоры Петер Герендаши һәм аның хезмәттәше Стенли Рутның Татарстан җитәкчесе белән очрашуга килүе бер дә очраклы түгел - бүген Казанда “PwC” компаниясенең вәкиллеге ачыла, ул Уң як Болак урамындагы 35/2-нче йортта урнашачак.

Татарстанда вәкиллек булдыру турында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Петер Герендаши быел май аенда килешкән иде. Проекны Стенли Рут тормышка ашырды. Ул инде 90-нчы еллар башыннан Россиядә эшли, “PwC”ның Мәскәүдәге вәкиллеген ачкан кеше. Хәзерге вакытта Стенли Рут Россиянең автомобильләр җитештерүче компанияләренә хезмәт күрсәтү буенча җаваплы. Мәсәлән, ул “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятенең аудит буенча хезмәттәше булып тора.

Билгеле булганча, “PwC” эшмәкәрлек тармагында консультация һәм аудиторлык хезмәтләрен күрсәтү буенча эре компанияләрнең берсе. Гомумән, ул “Эрнст энд Янг”, “Делойт энд Туш” һәм KPMG кебек дөньяның әйдәп баручы консалтинг компанияләре “дүртлегенә” керә. Хәзерге көндә “PwC” 150 илдән 146 мең белгечне берләштерә. Компаниянең штаб-фатиры Нью-Йоркта урнашкан. Алда әйткәнчә, компания финанс һәм бухгалтерлык хисабы буенча аудиторлык хезмәтләрен күрсәтә, капитал салу, кризиска каршы һәм эшмәкәрлекнең нәтиҗәләлеге белән идарә итү буенча консультацияләр бирә, салымнар буенча һәм юридик хезмәтләр тәкъдим итә, корпоратив укытулар оештыра. Быел компаниянең тулаем табышы 10,5 процентка үсеп, 25,2 миллиард долларны тәшкил иткән.

Россиядә “PwC”ның Мәскәүдән кала, шулай ук Санкт-Петербург, Көньяк Сахалин һәм Тольяттида вәкиллекләре бар. Алар илдәге 2 меңнән артык фирмага хезмәт күрсәтә. Россия бүлекләрендә 2 меңнән артык кеше эшли, аларның 98 проценты - Россия гражданнары. 1995 елдан “PwC” “Түбән Кама нефть химиясе” ачык акционерлык җәмгыятенең аудиторы булып тора. 1998 елдан “Татнефть”кә дә шундый ук хезмәтләр күрсәтеп килә. Мәсәлән, аңа ул Нью-Йорк биржасына чыкканда һәм еврооблигацияләр чыгарганда киңәшләр биргән иде. “Татфондбанк” һәм “Ак Барс банк” ачык акционерлык җәмгыятьләре инде ун еллап әлеге компаниянең аудиторлык хезмәтләреннән файдалана.

Узган ел Америка Сәүдә палатасы Мәскәүдә чит ил инвесторлары өчен оештырган форумда “PwC” компаниясе Татарстанның икътисади мөмкинлекләрен тәкъдир итүдә химаяче булган иде. Шул ук елны Лондонда Татарстанның инвестиция форумын оештыруда ярдәм итте. Быел исә май аенда Казанда узган Ауропа төзекләндерү һәм үсеш банкы идарәчеләре еллык җыелышында “Россия төбәкләре – үсеш стратегияләре” Халыкара инвестиция форумын әзерләүдә катнашты.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, “ПрайсвотерхаусКуперс”ның Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлек итүе җирле предприятиеләрнең дәрәҗәсен күтәрә, дөньяга ачык булуларын күрсәтә, гомумән, Россия эшмәкәрлеген цивилизацияле базар шартларында яшәргә өйрәтә. “Татарстанда хәзер “Алабуга” аерым икътисади зонасы эшли башлады, башка эре компанияләр ачыла тора, шуңа күрә “ПрайсвотерхаусКуперс” хезмәтләренә мохтаҗлык арта. Үзеңә-үзең югары бәя кую авыр түгел, ә чынлыкта бәяне чит кешеләр бирсә - дөрес. Бүген эшмәкәрлек кенә түгел, дәүләт хакимияте эшчәнлегенә дә объектив бәя бирүчеләр кирәк, чөнки нәкъ менә аларның карарлары икътисади үсешкә тәэсир итә”, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.

“PwC” белгечләренә Татарстанда эшсез калу куркынычы янамый. ТР Президенты бүгенге очрашуда компаниянең Россия буенча җитәкчеләрен республиканың сәнәгать өлкәсендәге планнары белән таныштырды. “Нефть химиясе тармагын үстерү республикада алдагы елларда да өстенлекле юнәлешләрдән берсе булып калачак. Без югары технологияләргә нигезләнгән тагын бер “Түбән Кама нефть химиясе” предприятиесен төзибез. Аны финанслау барышы шулай ачык булырга тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев.

Моннан тыш ТР Президенты республиканың битумлы нефтьләр чыгару проектына алынуын да хәбәр итте. “Татарстан территориясендә 2-7 миллиард тоннага кадәр битумлы нефтьләр запасы исәпләнелә. Әмма аларны чыгару бик чыгымлы эш. Бүген без Канада тәҗрибәсен, алар файдаланган технологияләрне өйрәнәбез, инде өч скважина борауладык. Билгеле булганча, битумлы нефтьләр запасы Канада һәм Венесуэлада бар. Җитештерүне җайга салу максатыннан хәзер Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерлибез – безгә салымнарда ташламалар таләп ителә. Алга таба Россиядә Президент һәм Премьер-министр вазифаларына кемнәрнең килүенә карамастан, без бу мәсьәләдә аңлашу табарбыз дип уйлыйм”, - диде Минтимер Шәймиев.

Президент яныннан чыккач, журналистлар белән әңгәмәдә компаниянең Россия Федерациясендәге генераль директоры Петер Герендаши да “PwC” Россиягә һәм Татарстанга инвесторлар җәлеп итәргә ярдәм итәчәген белдерде. “Безнең компания Татарстанның икътисади мөмкинлекләренә уңай бәя бирә. Бүгенге көндә чит илләрдә республика сәнәгате белән кызыксынучы инвесторлар артканнан-арта бара. Казанда “ПрайсвотерхаусКуперс” вәкиллеге ачылуы аларга бу төбәккә акчаларын курыкмыйча салырга ышаныч бирәчәк”, - диде Петер Герендаши. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан Хөкүмәте алдында җирле инфраструктураны үстерү бурычы тора. “ПрайсвотерхаусКуперс”ның дәүләт һәм шәхси эшмәкәрлек хезмәттәшлеге өлкәсендә тәҗрибәсе бай. Безнең компания Татарстанга социаль-икътисади өлкәдә төрле проектлар тормышка ашуда да ярдәм итә ала”, - диде П.Герендаши.

“PwC” компаниясе Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты белән күптәннән хезмәттәшлек итә. Генераль директор ышандырганча, “PwC” алга таба да татарстанлыларның белем дәрәҗәсен күтәрүгә өлеш кертәчәк.

Бүгенге очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе-Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин катнашты.

Марат Сафиуллин да үз чиратында Казанда “PwC” бүлеге ачылуы нәтиҗәсендә Татарстан компанияләре аудиторлык, консалтинг, маркетинг өлкәсендә һәм тышкы базарга чыгу эшендә сыйфатлы хезмәтләргә ия булачак, дип белдерде. Министр сүз уңаеннан Татарстан “PwC” белән берлектә башкарачак чираттагы проект турында хәбәр итте. Аның сүләренчә, киләсе елның февраль аенда Алманиянең Штутгард шәһәрендә “PwC” компаниясе “КАМАЗ”, “Северсталь-авто” ачык акционерлык җәмгыятьләре белән бергә чит илләрдә автомобиль компонентлары җитештерүчеләре өчен форум үткәрәчәк. Максат – аларны Татарстанның машина төзелеше тармагына җәлеп итү.