Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Сахалин эшенең «юл картасын» имзаларга тәкъдим итте
Сахалин өлкәсе делегациясе Казанга ике көнлек эш сәфәре белән килде.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Сахалин өлкәсе губернаторы Валерий Лимаренко белән очрашты. Очрашуда төбәкләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов чаралар планын төзергә һәм якын арада 2023 елга кадәр уртак эшчәнлекнең «юл картасын» имзаларга тәкъдим итте. Ул бүген Татарстан белән Сахалин өлкәсе арасында төбәкара товар әйләнеше 800 млн сум тирәсе тәшкил итүен искәртте.
Шулай итеп, Татарстан Сахалинга йөк автомобильләре, шиннар, медицина җиһазлары, азык-төлек продуктлары озата. Ә Сахалин өлкәсе Татарстанга балык продукциясе китерә алыр иде.
ТР Президенты Татарстанга Сахалиннан балык продукциясе белән тәэмин итү күләмен һәм ассортиментын киңәйтүгә аерым игътибар бирергә кирәк, диде.
Перспектив юнәлешләр арасында Сахалин өлкәсенә машина төзелеше продукциясе озатуны киңәйтү, Сахалин нефть-газ чыгару предприятиеләре белән хезмәттәшлек аталды. Эшкуарлыкка ярдәм итү, инвестицион инфраструктураны үстерү мөһим юнәлеш булып кала.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Сахалин өлкәсе җитәкчелегенә милләттәшләребезнең мәдәни ихтыяҗларына игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Сахалинда 4,8 мең тирәсе татар кешесе яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз