news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов инвесторлар өчен тотрыклы шартлар булдыру кирәклеген әйтте

Татарстан Республикасы Президенты Стратегик инициативалар агентлыгының «Төбәк сәясәте 2030: яңа инвестицион циклны эшләтеп җибәрү өчен карарлар» дистанцион сессиясендә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов инвесторлар өчен тотрыклы шартлар булдыру кирәклеген әйтте
https://tatarstan.ru

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе һәм ул китереп чыгарган икътисади кризис шартларында инвесторлар өчен тотрыклы шартлар булдыру мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төбәк сәясәте 2030: яңа инвестицион циклны эшләтеп җибәрү өчен карарлар» инвестицион сессиясендә хәбәр итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Инвестицияләр җәлеп итү — Татарстанда иң мөһим өстенлекләрнең берсе. Республикада инвесторлар белән комплекслы эш җайга салынган — 2012 елдан Инвестицион совет эшли, Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы оештырылды, инвестиция проектларын алып бару бер тәрәзә принцибы буенча гамәлгә ашырыла», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта докладчы төбәктә капитал кертемнәрен җәлеп итү өчен яхшы инфраструктура төзелгәнен искәртте. Аерым алганда, ике махсус икътисади зона, биш алдынгы социаль-икътисади үсеш территориясе бар, индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыклары эшли.

ТР Президенты Стратегик инициативалар агентлыгы командасына нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Татарстан соңгы биш елда инвестицион климат торышы буенча лидерлар өчлегендә кала. Төп капиталга инвестицияләр күләме буенча республика Идел буе федераль округында беренче урында һәм ил буенча алтынчы урында тора. 

Дистанцион узган әлеге чара Стратегик инициативалар агентлыгы форумының бер өлеше булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100