news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Борис Кузнецов гаиләсенә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

Советлар Союзы Герое белән хушлашу мәрасиме 13 ноябрьдә, 9.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 94 яшендә вафат булган Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның хәләл җефетенең кайгысын уртаклашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәте Әлфия Солтан кызы! Ирегез, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовның вафат булуы хакында белдем. Республикабыз һәм илебез Ватан азатлыгын яклаган, соңыннан үзенең бөтен гомерен илне торгызу һәм үстерү хакына намуслы хезмәткә багышлаган лаеклы улларының берсен югалтты», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Борис Кузнецов ветераннар хәрәкәтенең актив әгъзасы, тормыш һәм хезмәт сөючән, көчле рухлы, батыр йөрәкле кеше иде, ул безнең күңелләрдә ватанпәрвәрлекнең чын үрнәге, мәшһүр шәхес булып калачак. Ул игелекле эшләр белән тулы матур, лаеклы тормыш юлы узды һәм без әлеге гүзәл кеше турындагы якты истәлекне кадерләп саклаячакбыз.

«Чын күңелдән Сезнең тирән кайгыгызны уртаклашам, Сезгә бу хәсрәтле көннәрдә көч һәм ныклык телим. Шулай ук Борис Кирилловичның кызы, туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүегезне сорыйм», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.

Советлар Союзы Герое белән хушлашу мәрасиме 13 ноябрьдә, 9.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак.

Элегрәк «События» порталында 16 яшьтә фронтка китеп, 17 яшендә үк югары хәрби бүләккә лаек булган легендар ватандашыбыз белән интервью дөнья күргән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100