Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда газ-турбина двигательләре заводын караячак
Президент шулай ук «Ростех» авиация кластерының уку үзәгендә булачак.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Башкортстанга килде.
«Ярты сәгать чамасы элек Рөстәм Миңнехановның эш визиты башланды. Хәзерге минутларда ТР Президенты „ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе“ җәмгыятендә. Бу берләшмәдә 23 меңнән күбрәк кеше эшли. Предприятие эшчәнлегенең төп юнәлешләре — турбоактив авиация двигательләре ремонты, вертолет техникасы ремонты һәм җитештерү, нефть-газ сәнәгате өчен җиһазлар чыгару», — дип хәбәр итте Министрлар Кабинетында узган брифингта Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Президент шулай ук «Ростех» авиация кластерының уку үзәгендә булачак. Әлеге оешма «ОДК-УМПО» һәм «Ростех»ның башка предприятиеләре өчен мультискиллс-белгечләр әзерли. Ул быел гына ачылган, 1 сентябрьдән эшли башлаган.
«Президент өчен бу өстенлекле тема», — диде Лилия Галимова һәм Рөстәм Миңнехановның «Туполев» гаммәви акционерлык җәмгыятенең директорлар советын җитәкләвен дә искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз