Миңнеханов һәм Хәбиров сәнәгать предприятиеләренең интеграциясе турында сөйләште

Татарстан Президенты Башкортстан бизнес-миссиясен кабул итәргә әзер булуын белдерде.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ике республика сәнәгать предприятиеләренең алга таба үсеше һәм интеграциясе турында фикер алыштылар.

«Бу уңайдан Башкортстан Республикасының Татарстанда бизнес-миссиясен кабул итү мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм. Без предприятие җитәкчеләрен җыяр идек… һәм Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре белән бергә максатны билгеләр идек», — диде Хәбиров.

Ул ике республика предприятиеләренең хезмәттәшлек итәргә әзерлеген һәм моның белән шөгыльләнүен, әмма төбәкләр җитәкчелеге кушылганда процесс тагын да нәтиҗәлерәк барачагын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов Башкортстан бизнес-миссиясен кабул итәргә әзер булуын белдерде, моннан тыш, Татарстан делегациясе алга таба җавап визиты белән килергә мөмкин булуын әйтте. «Без теләсә кайсы вакытта Башкортстаннан бизнес-миссияне кабул итәргә әзер. Мин үзем чараларда катнашачакмын», — диде ТР Президенты.

Ул Башкортстан җитәкчелегенә кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстан предприятиеләренең бик җитди үсеш алуын билгеләп үтте.

«Бүген минем „Россия вертолетлары“ АВ Директорлар советы утырышында катнашу мөмкинлеге булды. Миңа предприятиеләрне, бигрәк тә җитештерү-укыту үзәген карау ошады, — диде ул. — Сез монда тормышка ашырган нәрсәләр — дөнья дәрәҗәсендәге эш. Бик яхшы оештырылган».

«Күмертау авиация җитештерү предприятиесе»нә бару турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов аның авыр хәлдә булганлыгын билгеләп үтте, әмма хәзер үсеш программасы һәм заказлар бар, оештыру карарлары кабул ителгән. Шулай ук Татарстан Президенты Башкортстанда күргән кыю транспорт чишелешләрен югары бәяләде.