news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алабуга»да юбилей Ford Transit автомобиле Миңнеханов катнашында конвейердан төшәчәк

2021 елда заводта 21 меңнән артык автомобиль эшләп чыгарырга ниятлиләр.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасында булачак, анда ул берничә чарада катнашыр дип көтелә. Шуларның берсе юбилей Ford Transit автомобиле конвейердан төшү белән бәйле. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Ford Sollers автомобильләрен җитештерү мәйданчыгы 2007 елдан, җитештерү эшчәнлеге башланганнан – 2008 елның апреленнән бирле эшли. Завод 100 мең квадрат метр мәйданны били, тулы циклны үз эченә ала, бүгенге көндә ул индустриянең югары технологияле вәкилләреннән берсе, анда эшне күпсанлы роботлаштырылган техника башкара, кузовларны эретеп ябыштырганда 30дан артык робот кулланыла. 2019 елдан бирле Ford Transit автомобильләрен эшләп чыгару күләме 50 процентка артты», - диде Галимова.

Җитештерүчеләр билгеләп үткәнчә, иң популяр автомобиль - Ford Transit фургоны, иң популяр төс – ак. Спикер шулай ук 2021 елда заводта 21 меңнән артык автомобиль эшләп чыгарырга җыенуларын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100