Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов туры элемтә вакытында килгән сорауларны хәл итәргә кушты
Онлайн-аралашу вакытында кайнар линиягә 700гә якын шалтырату, социаль челтәрләр аша 600 мөрәҗәгать булган.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары башлыкларына республика халкыннан 2020 елның 10 сентябрендә туры эфир вакытында килгән мәсьәләләрне хәл итүгә максималь җаваплы карарга кушты.
«Пәнҗешәмбе туры эфир вакытында республикада яшәүчеләрдән күпсанлы сораулар килде. Кайнар линия буенча гына да 700 чамасы шалтырату, социаль челтәрдән 600 мөрәҗәгать кабул иттек. Юллар сыйфаты, транспорт, төзекләндерү, мәктәптә һәм балалар бакчаларында урын һ.б. буенча мөрәҗәгатьләр күп булды. Шәһәр янындагы торак комплекслардан да сораулар күп булды. Алар Салмачы, «Весна», «Салават күпере», «Көекле» торак комплекслары», — диде Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә.
Республика халкы белән мондый диалог хакимият органнары өчен бик мөһим, чөнки ул җәмгыять өчен иң актуаль проблемаларны оператив рәвештә ачыкларга һәм хәл итәргә мөмкинлек бирә, диде Татарстан Президенты. Миңнеханов сүзләренчә, торак комплекслар төзегәндә бу территориядә яшәүче халыкның тормыш эшчәнлеге белән бәйле күп кенә бурычлар куела. «Министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәм: куелган барлык бурычларны хәл итүгә максималь җаваплы карыйк», — дип йөкләде республика җитәкчесе.
Татарстан Президенты 2020 елның 10 сентябрендә онлайн-форматта республика халкы белән очрашу үткәрде. Рөстәм Миңнеханов бер сәгать дәвамында республикада яшәүчеләрнең актуаль сорауларына җавап бирде. Мөрәҗәгатьләр кайнар линия телефоннары һәм социаль челтәрләрдә кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз