news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россиядә нульдән төзелгән беренче заманча лагерьда булды

Кама Тамагында «Аргамак» лагерен республиканың башка районнарында да кабатларга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов Россиядә нульдән төзелгән беренче заманча лагерьда булды
Диана Авакян

(Кама Тамагы, 12 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагында «Аргамак» балаларны сәламәтләндерү лагерен карады. Бу Россиядә ачык мәйданчыкта нульдән төзелгән беренче лагерь.

Татарстан Президенты балалар ялы урыннарын әзерләгәндә санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алу кирәклегенә аерым игътибар юнәлтте. «Татарстанда балаларның һәм яшьләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм үсеше өчен уңайлы һәм имин шартлар — безнең өстенлегебез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Лагерь 30 бала кабул итә алырлык өч торак корпустан тора. Шулай ук территориядә ашханә, клуб, медпункт булган аерым биналар урнашкан. Зур спорт мәйданчыгы бар.

«Типик лагерь барлыкка килде, без аны алга таба башка муниципалитетларда җир участоклары булганда төзи алабыз. Моның өчен бәяне һәм җәйге ялны оештыруга күзәтчелек итә торган органнарның барлык таләпләрен исәпкә алып, кирәк булган барлык ресурсларны да беләбез», — дип сөйләде журналистларга яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Рәсми рәвештә лагерь киләсе елның 1 июненнән ачылачак. Әмма Яшьләр министрлыгының бу көзге каникулларда балалар өчен сынау сменасы үткәрергә мөмкин булуына өмете бар.

«Бу лагерьда төп оператор „Сәләт“ дәүләт бюджет учреждение булачак, җәйге ялны оештыру буенча аларның тәҗрибәсе зур. Ниндидер сменаларны конкурс нигезендә үткәрәчәкләр, әмма беренче чиратта, безнең бурыч — Кама Тамагында һәм якын районнарда барлык теләүчеләрне һәм мохтаҗларны тәэмин итү, алар балаларның җәйге ялын үзләре тәэмин итә алмый», — дип аңлатты Дамир Фәттахов.

Үзәкнең үзенчәлеге этно-мәдәни һәм тел тирәлегенә чуму һәм Татарстан Республикасының, Идел буе төбәкләренең һәм тулаем Россиянең мәдәни мирасы белән танышу. Лагерьның бурычларының берсе — халыкара профильле сменаларны оештырып, чит илләрдән ватандашларны җәлеп итү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100