Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Мин Татарстанда тудым һәм үз җирем өчен барысын да эшлим
Татарстан Президентына кандидат Казанда ремонтланган «Сәйдәш» мәдәният йортында ышанычлы затлар белән очрашты.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстан Президентына кандидатларның һәрберсенең көчле һәм көчсез яклары бар. Шул ук вакытта гамәлдәге хакимият үзенең вәгъдәсен үтәвен күрсәтеп тора, диде Татарстан Президентына кандидат Рөстәм Миңнеханов ышанычлы затлар белән очрашуда.
«Безнең бурыч — безнең нәрсә эшләвебезне һәм нинди планнар булуын сөйләү. „КАМАЗ“ кебек комплекс белән идарә итү өчен, күп белем һәм сәләт кирәк, республика белән идарә итүдә дә шулай ук. Мин безнең оппонентлар начар димим, тик нәрсәгә дә булса ирешү өчен күп эшләргә, тәҗрибә тупларга кирәк. Лейтенантның армия белән җитәкчелек итүе мөмкин түгел. Аны куярга мөмкин, әмма армия таркалачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстан Президентына башка кандидатларга хөрмәт белән каравын, аларның һәрберсенең көчле яклары булуын әйтте.
«Безнең төп өстенлегебез һәм, бәлки, җитешсезлектер, без вәгъдәләрне үтәү тарихына ия — республикадагы һәр юнәлеш буенча әйткәнне эшләдек. Шул ук вакытта без тагын нәрсә эшләргә кирәклеген күрәбез. Бу минем республика, мин монда тудым, әгәр мин үз җирем өчен нәрсә дә булса эшли алсам, мин барысын да эшләячәкмен», — диде Татарстан Президенты.
Республика үссен өчен, Рөстәм Миңнеханов ышанычлы затларны команда белән эшләргә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз