news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Спорт манежлары Татарстанга дөнья футболына керергә мөмкинлек бирәчәк

Республикада 11 меңнән артык спорт объекты ачылды, халыкның яртысыннан артыгы спорт белән актив шөгыльләнә.

Миңнеханов: Спорт манежлары Татарстанга дөнья футболына керергә мөмкинлек бирәчәк
ТР Президенты матбугат хезмәте

 (Казан, 12 август, «Татар-информ»). Ябык манежлар төзелеше Татарстанга дөнья дәрәҗәсендәге футбол йолдызларын тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа шәһәрендә «Импульс» спорт залында әйтте.

«Без быел дүрт ябык футбол манежын тапшырачакбыз. Без барыбыз да футбол яратабыз, әмма бездә җәй кыска. Бразилиялеләр белән ярышу өчен инфраструктура кирәк, шуңа күрә без дөнья чемпионатларында уңышлы чыгыш ясаучы Исландия тәҗрибәсен өйрәндек. Алар ябык манежлар ясадылар һәм анда шөгыльләнәләр. Тиздән Татарстан да дөнья футболында лаеклы тәкъдим ителәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты сүзләренчә, республика хакимияте башка спорт төрләре турында да онытмый. Соңгы елларда 48 боз сарае, 230 бассейн төзелде.

«Татарстанда 11 меңнән артык спорт объекты бар, республика халкының яртысыннан артыгы спорт белән актив шөгыльләнә», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100