news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов мәдәни төрлелекне саклауның һәм үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте

Татарстан Президенты Тәтеш районында төзекләндерелгән Киртәле мәдәният йортында булды.

Миңнеханов мәдәни төрлелекне саклауның һәм үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте
Татарстан Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанда республика халыкларының мәдәни төрлелеген саклау һәм үстерү өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районында булганда хәбәр итте.

Республика җитәкчесе районга сәфәрендә Киртәле мәдәният йортында булды. Ул 1972 елда төзелгән иде, ә быел аны мәдәни объектлар капиталь ремонты программасы буенча яңартканнар. Бинаны караганда, Татарстан Президенты авыл мәдәният йортлары җирле халыкны җәлеп итү үзәкләре булырга тиешлеген билгеләп үтте.

"Яңа бина төзү генә аз. Бу клуб кешеләрне җәлеп итү урынына әверелергә, мәдәниятне саклап калуга ярдәм итәргә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе клубларда төрле милли берләшмәләр өчен урын булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтте.

Авыл клубыннан чыккач, Татарстан Президенты җирле халык белән аралашты, аларга мәдәни һәм социаль объектлар турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100