news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстанда Президент постын гамәлгә кую карары әһәмиятле роль уйнады

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы вәкилләре катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда югары дәүләт вазифасын — Президент постын гамәлгә кую республика тарихында әһәмиятле роль уйнады.

«Республика башлыгы эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән ТР Президенты Аппараты формалаштырылды. Бу Президент хакимияте институтының торгызылуы катлаулы социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси шартларда узды. Татарстан үз конституциясен булдыруга кереште, анда республиканың милли мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк иде», — диде ул.

 Рөстәм Миңнеханов башкарылган бик зур эшләр нәтиҗәсендә Татарстан бүгенге көндә илнең динамик үсештәге таяныч төбәкләренең берсе булып торуын искәртте. «Без чит ил партнерлары белән мөнәсәбәтләрне уңышлы үстерәбез, көчле икътисади һәм инновацион база формалаштырылган, инвестицияләр җәлеп итүчәнлек артты», — диде ул.

Минтимер Шәймиев искәртеп үткәнчә, Татарстан Россия Федерациясеннән соң дәүләт суверенитеты турындагы законны кабул иткән төбәк буларак, Татарстан Республикасы Президенты постын гамәлгә кую турында карар кабул итте, сайлаулар Россия Президенты сайлаулары белән бергә бер үк көнне билгеләнде.

Чарада алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Барлыгы 22 кеше бүләкләнде, алар арасында ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары да бар иде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100