news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И.Халиков ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил аппараты коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте

Сәрия Сабурская Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил булды

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил аппараты коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Сәрия Сабурская Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил булды. Моңарчы ул ТР Министрлар Кабинеты аппаратының Социаль үсеш идарәсен җитәкләде.
Искәртеп узабыз, 8 июльдә узган сессиядә ТР Дәүләт Советы депутатлары Сәрия Сабурская кандидатурасын хуплады. ТР Конституциясенең 75 нче маддәсе нигезендә, ТР Дәүләт Советы аны ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил итеп сайлау турында карар чыгарды.
Гүзәл Удачина аның урынбасары – Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил булды. Моңарчы ул ТР Министрлар Кабинеты аппаратының хокукый идарә башлыгы урынбасары вазифасын биләгән иде.
Искәртеп узабыз, Татарстанда бала хокуклары буенча омбудсмен вазифасы 2010 елның июнендә кертелде. Омбудсменнарның ике кандидатурасын да, республика законнары нигезендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot