Р.Миңнеханов: “Ремонт мәсьәләләре хакында йортларда яшәүчеләр белән фикер алышырга кирәк"

Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләрен торак йортларны капиталь ремонтлау мәсьәләсе буенча йортларда яшәүчеләр белән очрашырга чакырды
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды турындагы законны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләрен торак йортларны капиталь ремонтлау мәсьәләсе буенча йортларда яшәүчеләр белән очрашырга чакырды.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасындагы 1569 күпфатирлы торак йортта ремонт эшләре бара – бу планлаштырылган күләмнең 77 проценты дигән сүз. Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек җитәкчеләренең игътибарын эшләрнең бер өлешен елның җылы вакытына күчерү кирәклегенә юнәлтте һәм шуңа бәйле рәвештә капиталь ремонт графикларына төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. Премьер-министр сүзләренә караганда, эшләрнең күп өлешен 15 сентябрьгә кадәр төгәлләргә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук 12 муниципалитетның әлегә хисапларын тәкъдим итмәвен ассызыклады. “Бу республикабызга карата дәгъва белдерү өчен нигез булырга мөмкин, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы. – Безнең тагын 3 ел Торак-коммуналь хуҗалыгына ярдәм күрсәтү фондыннан акча аласыбыз бар һәм без барлык регламентларны да үтәргә тиеш. Хисапның формасы хәзер берәү булачак, әмма барлык срокларны да үтәргә кирәк”.
Киңәшмәдә катнашучыларга капиталь ремонтның барышы хакында республика гаммәви мәгълүмат чаралары материаллары буенча “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан әзерләнгән фильм тәкъдим ителде. Хәбәрчеләрнең репортажларында капиталь төзекләндерүнең җитешсезлекләре хакында (тиешле квалификацияләре булмаган төзүчеләр, ремонтны сыйфатсыз башкару һәм шуның нәтиҗәсе буларак күп кенә йортларда яшәүчеләрнең ризасызлыгы) бәян ителә.
“Без файдалы эш башкарабыз, әмма моның өчен безне сүгәләр, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Халык белән ешрак аралашырга кирәк. Муниципалитетларның бурычы – кешеләр белән очрашып сөйләшү, аларның фикерләрен белү”.
“Йортларда яшәүчеләр арттырып та җибәрә, әлбәттә. Әмма аларны безнең хаклы булуыбызга ышандырырга һәм тиешле шартлар булдырырга кирәк. Мисал өчен, канализацияне ремонтлаган вакытта ишегалдында биобәдрәф кую алай кыйммәт тормый бит”, - дип саный Хөкүмәт башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук муниципалитет җитәкчеләрен капиталь ремонтның сыйфатына күзәтчелек итәргә һәм өстәмә эшләргә акчалар табарга чакырды. “Без бу йортларда ни дә булса эшләү өчен гомер буе хыялландык. Хәзер безнең акчабыз бар – ремонтны сыйфатлы итеп башкарырга кирәк, - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы. – Акча беркайчан да җитми, әмма ничек кенә кыен булса да моннан чыгу юлын табарга кирәк. Чөнки 20 ел дәвамында йортка берәү дә якын килмәячәк. Шуңа күрә өстәмә эшләрне дә башкарырга кирәк. Моны нинди акчага башкару хакында район башлыклары уйларга тиеш”.
Премьер-министр Аксубай районын үрнәк итеп китерде, ул узган атнада әлеге районда капиталь ремонтның барышы белән танышкан иде. “Анда эшләр шактый катлаулы булса да, оешкан төстә һәм шактый сыйфатлы итеп башкарыла, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. – Өстәвенә, муниципалитет үз алдына йортларны тулысынча төзекләндерү бурычын куйган, өстәмә эшләрне дә алар үз акчаларына финанслый. Моңа җылыту да, сайдинг та, сыйфатлы итеп ябылган түбәләр дә керә”.
Хөкүмәт башлыгы 20 июльдән соң берничә киңәшмә үткәрергә тәкъдим итте, аларда капиталь ремонтның барышы хакында сүз барачак.