Түбән Кама Сабан туена Фәрит Мөхәммәтшин һәм Олег Морозов килде

Быел шәһәрдә бәйрәм мәйданчыкларын Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Түбән Каманың 55 еллыгына багышлап ясаганнар.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Кама шәһәрендә Сабан туе уза. Кунаклар арасында Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Түбән Кама районы башлыгы һәм шәһәр мэры Айдар Метшин һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов та бар.  

Түбән Кама районы башлыгының матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, быел бәйрәм мәйданчыкларын Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Түбән Каманың 55 еллыгына багышлап ясаганнар.

Шәһәрдәге һәр предприятие кунаклар өчен милли төсмердәге кызыклы концепция ясаган. Мәсәлән, «Нижнекамскнефтехим» җәмгыяте татарча сөйләшә торган ротоботлар тәкъдим итә. «ТАИФ-НК» акционерлык җәмгыяте кунакларны милли киемдәге ходулистлар белән каршы ала.

Алдарак шәһәр халкын һәм кунакларны Айдар Метшин котлаган иде. «Безнең кыр бәйрәме хезмәт сөючәнлекне, татулыкны һәм кунакчыллыкны чагылдыра. Барыгызны да яраткан милли бәйрәмебез Сабантуй белән котлыйм!» — диелә шәһәр башлыгы хәбәрендә.

Түбән Кама мэры әйтүенчә, чорлар һәм буыннар, тормыш шартлары, дөньяга карашлар үзгәреп тора, әмма җиргә, хезмәткә һәм үз тарихыңа хөрмәт мәңгелек булып кала.

«Сабантуй нәкъ шушы гореф-гадәтләрне чагылдыра — ул үзара аңлашу, ихласлылык, күңел ачу, бердәмлек һәм күңел бәйрәме. Уникаль милли йолаларны саклап һәм берләштереп, кыр бәйрәме хезмәт сөючәнлекне, татулыкны, кунакчыллыкны, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәтне чагылдыра», — диде шәһәр мэры.