news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия көнендә Рөстәм Миңнеханов Кремльдә дәүләт бүләкләре тапшырды

Меңьеллык тарихы һәм бай мәдәни мирасы булган илдә яшәвебез, эшләвебез белән барыбыз да горурлана, диде Президент.

Россия көнендә Рөстәм Миңнеханов Кремльдә дәүләт бүләкләре тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Егор Никитин). Зур илебезнең төбәкләре аның ышанычлы үсеше һәм көченең нигезе булып тора. Аларның уңышы нигезендә икътисад, фән, медицина, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә эшләгән меңләгән белгечләрнең хезмәте ята. Бу хакта Россия көне уңаеннан Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Меңьеллык тарихы һәм бай мәдәни мирасы булган илдә яшәвебез, эшләвебез белән барыбыз да горурлана, диде Президент.

«Илнең социаль-икътисади үсеше, аның куәтен ныгыту, икътисадтагы, сәясәттәге һәм социаль өлкәдәге җитди таләпләрне уңышлы башкарып чыгу нәкъ менә сездән, хезмәт, фән, мәгариф, мәдәният, рухи өлкә кешеләреннән һәм уңышлы идарәчеләрдән тора», — дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов тантана кунакларына.

«Россияне көчле төбәкләр көчле итә. Күп буыннарның хезмәте, Россия Президенты Владимир Путинның һәм федераль үзәкнең ярдәме аркасында бүген Татарстан илдәге төп, алдынгы төбәк булып тора», — диде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, республика гражданнарның тормышын сыйфатлы итеп яхшыртуга, яңартылган, куәтле Россия төзелешенә эзлекле рәвештә йөз тота. Татарстан Президенты залдагы кешеләрнең төрле өлкәләрдә уңышка ирешүен дә билгеләп үтте.

«Бүген без кораллы көчләр һәм хәрби хәрәкәт ветераннарын хөрмәтлибез. Тантанада мөхтәрәм владыка Кирилл да бар — Татарстан митрополиясе республика мөселманнарының Диния нәзарәте һәм башка традицион диннәр белән беррәттән җәмгыятьнең рухи яңарышында зур роль уйный. Бүләкләнүчеләр арасында — Татарстан буенча баш федераль инспектор да бар, ул республиканың федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлеген ныгытуга сизелерлек өлеш кертә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты бүләкләнүчеләр арасында Роспотребнадзор һәм сәламәтлек саклау органы хезмәткәрләре булуын һәм соңгы елның төп проблемасына каршы көрәштә аларның хезмәте бәяләп бетергесез икәнен дә әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100