news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады

Күпмилләтле Татарстаныбызны дөньяга таныткан бик күп матур бәйрәмнәр арасында Сабан туе хаклы рәвештә үзенә күренекле урын тота, диелә котлауда.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады. 

"Кадерле татарстанлылар! Сезне татар халык бәйрәме Сабантуй белән чын күңелдән тәбрик итәм! Күпмилләтле Татарстаныбызны дөньяга таныткан бик күп матур бәйрәмнәр арасында Сабан туе хаклы рәвештә үзенә күренекле урын тота. Ул борын-борыннан язгы кыр эшләре тәмамлангач бәйрәм ителә, табигатьнең җанлануын, игенченең фидакяр хезмәтен, халкыбызның кунакчыллык һәм юмартлык кебек асыл хасиятләрен гәүдәләндерә.

Инде күп гасырлар дәвамында Сабантуй – безнең өчен иң яраткан һәм көтеп ала торган шатлыклы вакыйгаларның берсе. Кая гына яшәмәсен, мәйданга килгән һәрбер татар кешесе үзенең милли мәдәният белән бәйләнешен тоя, туган теленең моңлы аһәңен тыңлап хозурлана, ярышларда, җыр-биюдә осталыгын күрсәтеп, рәхәтләнеп ял итә.

"Җиренә күрә – чишмәләре" дигән татар халык мәкале бар. Сабантуй – милли гореф-гадәтләребезне үстерүче, татарларны берләштерүче, буыннарны һәм тулы бер дәверләрне бергә бәйләүче, халык күңеленнән ургылып чыккан саф рухи чишмә. Шунысы куанычлы: бу бәйрәмдә хәзер төрле милләт һәм дин вәкилләре катнаша, күңел ача.

Сабан туенда, гадәттәгечә, республикабызны мулдан азык-төлек белән тәэмин итү өчен армый-талмый эшләүче иң алдынгы авыл хезмәтчәннәрен олылыйбыз. Аларның урыны – Сабантуй батырлары һәм күренекле мәдәният әһелләре белән беррәттән, мәйдан түрендә. Татарстан җирендә рухият һәм туганлык чишмәләре һичкайчан кипмәс-саекмас, күңелле һәм нурлы Сабантуй исә безне игелекле һәм шәфкатьле гамәлләргә рухландырыр, дип ышанам.

Бу гүзәл бәйрәм һәрберегезгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте бүләк итсен! Сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет, иминлек һәм муллык телим", - диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100