Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов инстаграмга Россия көнен бәйрәм итү тарихы турында видеоролик куйды
Ислам исемле яшь алып баручы Россия көненең илдәге иң яшь бәйрәм булуын, аның 1990 елдан башлануын сөйләде.
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан Instagram аккаунтында әлеге бәйрәмнең тарихы турында видеоролик чыгарды.
«С праздником! Бәйрәм белән, кадерле ватандашлар!» — дип язган республика Президенты.
Яшь алып баручы Ислам исемле малай Россия көненең илдәге иң яшь бәйрәм булуын, аның 1990 елдан башлануын сөйләде. 1992 елдан алып ил халкы аны ел саен 12 июньдә билгеләп үтә, ә хәзерге исемен ул бары тик 2002 елда гына ала.
«Бу бәйрәм — нинди зур һәм гаҗәеп илдә яшәвебезне искә алырга, сөенергә бер яхшы сәбәп. Бары тик Россиядә генә илнең бер башыннан икенче башына кадәр бер атна дәвамында барырга, шул ук вакытта 11 сәгать поясы узарга була. Яки урыннан кузгалмыйча гына бер аяк белән Европада, икенчесе белән Азиядә булырга, шулай ук Россиядән читкә китмичә генә монда яшәүче 200гә якын халыкның мәдәнияте белән танышырга мөмкин», — дип сөйләде малай.
Шулай ук ул, бу көнне гаиләсе белән Казан буйлап йөрергә һәм бәйрәм салюты карарга яратуын да әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз