Бүген – Россия көне

Бүген – Россия көне

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле татарстанлылар!

12 июньдә без Россия көнен – меңьеллык тарихлы, бай мираслы, үзенең иксез-чиксез киңлекләрендә күп төрле милләтләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән бөек мәмләкәт көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм - яңа Россиянең туган көне генә түгел, дәүләтчелегенең дә яңа баскычы билгесе.

Унҗиде ел элек, Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итеп, Россия Федерациясе икътисадта базар мөнәсәбәтләре, сәяси һәм иҗтимагый тормышта демократик кыйммәтләр урнаштыруга таба йөз тотты. Тарих бу юнәлешнең дөреслеген раслады. Россия авыр һәм гаять әһәмиятле чикләрне үтә алды: сәнәгать куәте торгызыла башлады, базар икътисадының төп институтлары төзелде, мөһим милли проектлар гамәлгә ашырыла башлады. Без сезнең белән хакимият бүлешүне, ирекле сайлауларны һәм сүз иреген белдек. Суд системасы үзгәрде: кешеләр үз хокукларын судларда активрак яклый башладылар, халыкта үз көченә ышаныч артты. Җәмгыятьтә традицион рухи кыйммәтләргә кайту өмете уянды.

Һичшиксез, эшлисе эшләребез дә, хәл итәсе мәсьәләләребез дә әле җитәрлек. Аларны хәл итәргә безнең көчебез дә, теләгебез дә бар. Бергәләшеп бүгенге авырлыкларны җиңә алачагыбызга иманым камил. Иң мөһиме: безнең җиңүләр Ватан дип аталган җиргә карата бердәмлек һәм ихлас ярату хисләренә бәйле.

Татарстан Республикасы һәрвакытта да Россиянең аерылгысыз өлеше булды һәм булып кала. Күпгасырлык дуслык һәм милләтара татулык белән һәрвакытта да горурлана.

Республика чын федерализм, көчле граждани җәмгыять төзү юлыннан үсә, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында, торак төзелешендә югары күрсәткечләргә ирешә, халыкның тормышын уңай якка үзгәртүдә алдынгылар сафында бара. Татарстан, Россия Федерациясенең көче һәм абруе аның һәр төбәгенең тырыш хезмәтенә һәм уңышларына бәйле булуын тирән аңлап, көннән-көн киңрәк үсеш ала. Барыбыз бергә булсак кына, Россиянең дәүләтчелеген ныгыта, Ватаныбызны икътисадый куәтле һәм алга киткән ил итә алабыз. Һәркайсыбызга уңышлар юлдаш булсын.

Бәйрәм белән сезне, кадерле татарстанлылар! Эшегездә уңышлар, гаиләгезгә бәхет, исәнлек-саулык, киләчәккә ышаныч телим.