Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Мин үлгән укучыларның ата-аналары белән очрашырга әзер
Сигез кешене Мәскәүгә күчерү карары кабул ителде, диде Татарстан Президенты.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казан мәктәбендә атыш вакытында үлгән укучыларның һәм укытучыларның туганнары көн азагына кадәр республика хөкүмәтеннән акчалата ярдәм алачак. Моннан тыш, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үлүчеләрнең туганнары белән очрашып, өстәмә ярдәм чаралары турында сөйләшергә әзер. Бу турыда республика җитәкчесе татарстанлыларга видеомөрәҗәгатендә хәбәр итте.
«Бүген республикада матәм көне. Фаҗига сәбәпле, кайгырабыз. Татарстан Хөкүмәтенең бүген кич гаиләләргә акчалата ярдәм бирү турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта без тугыз кешене җирләдек, хакимият органнары катнашты, мәрхүмнәрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Бу зур югалту», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Казанда ике психология ярдәме үзәге эшләвен, 150 психолог җәлеп ителүен хәбәр итте. Моннан тыш, хакимият вәкилләре якын кешеләрен югалткан һәр гаиләдә булган.
«Укучылар яшәгән һәр гаиләдә булдык, шәхси эш алып барыла. Кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк. Соңрак мин ата-аналар белән очрашырга һәм аларның үтенечләрен тыңларга әзер», — диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук яралы һәм җәрәхәт алган кешеләрне сәламәтлеген торгызу эшләре ничек баруы турында сөйләде.
«Бүген иртән безнең медицина хезмәткәрләре федераль коллегалар белән консилиум уздырды, республика госпитальләрендә 23 зыян күрүче бар. Өстәмә рәвештә медицина ярдәме сорап ике кеше мөрәҗәгать итте, әмма аларның гомеренә куркыныч янамый. Сигез кешене Мәскәүгә күчерү карары кабул ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы борты Казанда урнашкан, якындагы сәгатьләрдә алар илебезнең иң яхшы госпитальләренә күчереләчәк. Мин Россия Президенты Владимир Путинга федераль дәрәҗәдәге медицина системасын җәлеп итүе өчен рәхмәт белдерәм», — дип сөйләде Миңнеханов.
«Башка зыян күрүчеләрне дәвалау эше бара. Мин ике тапкыр безнең балалар клиникасында булдым, кирәкле ярдәм күрсәтелә», — дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз