Рөстәм Миңнеханов: Республикада мәчетләрдә укыту эшен ныгытырга кирәк

Президент Диния нәзарәтенә нәтиҗәле эше өчен рәхмәтен җиткерде.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада мәчетләрдә укыту эшен ныгытырга кирәклеген әйтте.

«Күргәзмә буйлап узганда, дүрт елда нинди зур эшләр эшләнгәнен, күпме китаплар чыкканын, күпме диндәшләр укытылганын күрдек. Республикада мәчетләрдә 1,5 мең укытучы, 15 мең укучы. Бу эшләрне ныгытырга кирәк», — диде Президент «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда.

«Дүрт ел үтеп китте, бүген безгә дүрт еллык эшләребезгә нәтиҗәләр чыгарабыз һәм киләчәккә планнарны карыйбыз. Авырлыкларга карамастан, республикабыз гөрләп бара, күп кенә эшләр эшләнде, эшлиселәре тагы да күп. Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт әйтәсе килә: ул бөтен эшләрне хуплап, ярдәм күрсәтә», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Президент Диния нәзарәтенә нәтиҗәле эше өчен рәхмәтен җиткерде. «Без сезнең белән кулга-кул тотышып эшлибез», — диде. Ул нәзарәтнең Бөтендөнья татар конгрессы белән дә тыгыз элемтәдә эшләвен әйтте.

«Әлбәттә, Татарстан күләмендә генә түгел, бөтен Россиядә 2022 ел зур тантаналы ел. 1100 ел элек ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән. Зур планнар бар: Владимир Путин хуплады, бу эшне башкарып чыгарбыз дип уйлыйм»,  — дигән теләген җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

«Үзегезне саклагыз. Пандемия авыр тәэсир итте. Кирәк булса, беренче чиратта, абруйлы хәзрәтләребезгә вакцинация белән ярдәм итәргә тиешбез», — диде Президент.